Бакырчы авылы мәдәният йортында Нәүруз бәйрәме булып үткән
Бәйрәм мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта башланып китте.
Бакырчы авылы мәдәният йортында Нәүруз бәйрәме булып үткән.
- Бәйрәм мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта башланып китте.
Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән китапханә мөдире килгән кунаклар өчен уенлы-җырлы бәйрәм концерты әзерләгән иде: кызыклы уеннар, матур җырлар, балаларның көлүе белән мәдәният йорты тирәсе гөрләп торды. Нәүрүз кызы белән Кыш бабай да көч сынашты. Балалар ярдәме белән Нәүрүзбикә җиңеп чыкты.
Бәйрәм ахырында һәр килгән кунак мәдәният йорты фойесында хәзерләнгән мул табын артында карга боткасы белән сыйланды, самовардан чишмә суы белән кайнар "Бакырчы чәе" эчеп сусауларын бастылар.
Спонсорыбыз Рәнис Фәрит улына бик зур рәхмәт, - дип хәбәр итә Бакырчының социаль челтәрдәге төркеме.
фото: социаль челтәрдәге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев