Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балалар йортында фильмнар күрсәткәннәр

“Тәтеш таңнары” газетасында 2022 елның 9 декабрь санындагы “Тәтеш районында балалар йортлары булган” дигән язма Бакырчы авылыннан Фәния Ваһаповада кызыксыну уяткан һәм ул үзенең мәгълүматларын безнең белән дә уртаклашты

(Тәтеш, 18 январь, “Тәтеш таңнары”). 

“Тәтеш таңнары” газетасында 2022 елның 9 декабрь санындагы “Тәтеш районында  балалар йортлары булган” дигән язма Бакырчы авылыннан Фәния Ваһаповада кызыксыну уяткан һәм ул үзенең мәгълүматларын безнең белән дә уртаклашты:

– Балалар йорты Бидәңге авылында да булган. Аның урыны Сибгатуллин Рифкать абыйлар йорты артында урнашкан булган. Аңа каенатам Зыятдин Ваһапов җитәкчелек иткән, ул 1943 елны сугыштан яраланып кайткан. Шуннан соң аны әлеге балалар йортына директор итеп билгеләп куйганнар. Авылдашыбыз Саимә апа сөйләвенчә, ул аңарга бик тә рәхмәтле, бу авыр, ач-ялангач вакытларда ул аларны ашатып-эчертеп тә торган, булдыра алганча ярдәм дә иткән. Ирем Илгизнең апасы Хафизә апа бар иде, алар шушы Саимә апа белән бер яшьләр тирәсе булганнар. “Без шул балалар йортына бара, кинолар карый идек. Аның бер ягында малайлар, бер ягында кызлар яшәде. Анда Галя, Яшка, Валя, Гурей эшләде. Ул Гурей дигәненә мине кияүгә дә бирмәкчеләр иде. Мин елагач, риза булмагач, бирмәделәр инде. Ул керәшен булган ахрысы инде. Анда Сания апа, Фәхри апа аш пешерүчеләр булып эшләделәр”, – диде Саимә апа. 

Реклама

Балалар йорты 20 еллап эшлә­гәндер, мөгаен. Ул бик зур, нык бинада урнашкан булган. Тора-бара балалар йортын Сумароковога күчергәннәр. Балалар йортында эшләгән Зыятдин абыйны авыл кешеләре хөрмәт белән искә алып сөйлиләр. Ризыгы, списать ителгән кием-салымнары белән дә кешеләргә ярдәм итеп торган, диләр. Аның хатыны Сәгадәт апа кайбер тузган әйберләргә ямау салып, шуны балаларга кидертер өчен яңарткан. “Бик мохтаҗлыкта яшәдек”, – дип сөйли шул елларны үз башыннан кичергән Саимә апа. Бәлки, Бидәңгедә яшәүче өлкән кешеләр арасында бу хакта күбрәк белүчеләр дә бардыр әле, – дигән фикерен җиткерде Фәния Ваһапова. 

фотоны Фәния Ваһапова тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев