Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балалар китапханәсендә «Мин илһамланып Пушкинны укыдым» әдәби уен узды

Чара башында балалар » Пушкинда кунакта» («в гостях у Пушкин») китап күргәзмәсе ярдәмендә А.С. Пушкин иҗатын искә алдылар.

(Тәтеш, 6 март, “Тәтеш таңнары”, Людмила Әхмәдуллина, автор фотолары). Балалар китапханәсендә «Мин илһамланып Пушкинны укыдым» -  исем астында  Пушкин картасы «Федераль программасы кысаларында» Ханжин П.С. исемендәге Тәтеш урта мәктәбенең 8 «Б» сыйныф укучылары өчен әдәби уен узды.

Чара башында балалар " Пушкинда кунакта" («в гостях у Пушкин»)  китап күргәзмәсе ярдәмендә А.С. Пушкин иҗатын искә алдылар. Аннары укучылар «Әдәби», «Шигъри», «Әкият» станцияләреннән  торган әдәби уенда катнаштылар. Командалар А. С. Пушкинның биографиясе буенча сорауларга җавап бирделәр, язучының  шигырьләрен һәм әсәрләренең төп геройларын искә төшерделәр. Шулай ук шагыйрь әсәрләреннән өзекләр  укып күрсәттеләр, теге яки бу предметның кемнеке булуын ачыкладылар, Александр Сергеевич әсәрләре геройларына әверелделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев