Шәһәрнең Төньяк микрорайонында яшәүче пенсионер укучыларга һәм укытучыларга рәхмәт белдерде.
(Тәтеш, 8 октябрь, “Тәтеш таңнары”, Динә Мансурова, Ләйлә Загретдинова фотосы).
– Тәтештәге татар урта мәктәбе укучылары безне гаҗәпкә калдырдылар. Укытучылары белән бергә өебезгә килделәр һәм Өлкәннәр көне белән котладылар. Безнең өчен җырлар башкардылар, биеделәр, үзләре ясаган рәсемнәрне бүләк иттеләр, бик дулкынландыргыч булды, – дип сөйләде телефоннан Шәһәр яны урамында яшәүче Линар Миначев. – Алар бездә генә түгел, өлкән яшьтәге барлык күршеләребездә дә кунакта булганнар.
Без мәктәп директоры Миләүшә Халитовага шалтыраттык һәм акцияне педагог Ләйлә Заһретдинова җитәкчелегендәге 3нче сыйныф укучылары үткәрүен белдек. Өстәвенә, бәйрәмгә алар өлкән буын кешеләренә җылы котлаулар һәм ныклы сәламәтлек, яхшы кәеф, озын гомер теләп мөрәҗәгать ителгән видео да әзерләгәннәр.
Нет комментариев