Балаларның суда үзләрен тоту кагыйдәләре
Җәмгыять

Балаларның суда үзләрен тоту кагыйдәләре

Хәтта яхшы йөзүче дә суда һәрчак саклык, тәртип һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш.

(Тәтеш, 24 июль, “Тәтеш таңнары”).

Гади кагыйдәләрне исегездә тотыгыз:
– олылар рөхсәтеннән башка суга кермәскә;
– су коенганда өлкәннәр яныгызда булырга тиеш; 
– суга кызган (тирләгән) килеш керергә ярамый;
– суга егылып төшәрлек урыннарда уйнарга ­ярамый; 
– әгәр йөзә белмәсәң яки начар йөзсәң, тирән урыннарга кермәскә; 
– таныш түгел урыннарда чуммаска; 
– билгеләп куелган тамгаларны узып читкә ­чыкмаска; 
– моторлы көймәләргә, гидроциклларга һәм башка судноларга якын бармаска; 
– суда тотып алулы уеннарны уйнамаска; 
– өреп кабартылган матрасларда һәм камераларда (әгәр начар йөзсәң) йөзәргә ярамый; 
– бүрәнәдә, тактада, үзлегеннән ясалган салларда йөзмәскә.
Ата-аналарга һәрвакытта уяу булырга кирәк! Баланың йөзә белүенә яки белмәвенә дә
 ­карамас­тан, ул һәрчак күз уңында булырга тиеш.


Нет комментариев