Районыбызда яшәүчеләр үткән шимбә көнне “Татарча диктант” белем акциясендә катнашты.
(Тәтеш, 22 октябрь, "Тәтеш таңнары"). Мәктәп укучылары, белем учреждениеләре педагоглары, “Ак калфак” җирле оешмасы вәкилләре һәм башкалар татар теле белемнәрен сынарга булды. Татар теле белемен тикшерү буенча бөтендөнья акция дүртенче тапкыр узды. Россиядә, шулай ук чит илләрдә яшәүчеләр “Татарча диктант” акциясендә һәр елны актив катнаша. Диктант нәтиҗәләрен, ул үткәрелгәннән алып 30 көннән дә соңга калмыйча, рәсми сайтта бастырачаклар.
Нет комментариев