Барлык мал-мөлкәт юкка чыгарга мөмкин
России Эчке эшләр министрлыгы Баш идарәсенең ТР буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге, Кама Тамагы һәм Тәтеш муниципаль районнарының күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге белгечләре хәбәр иткәнчә, Тәтеш районында октябрь аенда дүрт янгын чыккан, кешеләр җәрәхәтләнмәгән.
(Тәтеш, 24 ноябрь, “Тәтеш таңнары”, Николай Плотников).
Алабирде авылында янгын чыгу нәтиҗәсендә сарай түбәсенә зыян килгән. Электр үткәргечләрне урнаштырганда һәм файдаланганда куркынычсызлык кагыйдәләре таләпләрен бозу янгын чыгуга сәбәпче булган. Шундый ук сәбәп аркасында тагын ике янгын: Югары Тархан авылында – сарай, Жуковода йорт януы теркәлгән.
Тәтеш шәһәрендәге бер йорт хуҗалыгында мунча янган, аның түбәсенә зыян килгән. Мондый хәлгә җылыту мичен һәм төтен юллыгын дөрес куймау, төзексезлек нәтиҗәсе китергән.
– Хөрмәтле район кешеләре һәм кунаклары, – дип мөрәҗәгать итә гражданнарга Россия Эчке эшләр министрлыгы ДИнең ТР буенча Кама Тамагы һәм Тәтеш районнарының дәүләт янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Денис Сафиуллин. – Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозмагыз, аның таләпләрен үтәгез! Янгыннар чыгуга барыннан да бигрәк гади таләпләргә карата кешеләрнең ваемсыз, җавапсыз булуы сәбәпче. Бу, үз йортыгызны төзүгә, мал-мөлкәтне сатып алуга күп еллар тырышлык куюга да карамастан. Барлык милкегез санаулы минутлар эчендә көлгә әйләнергә мөмкин. Янгын сүндерү частенең телефоннарын искә төшерәм: 01, 112, 2-51-92. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев