Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Башлангыч сыйныф укытучыларының район семинары

Анда «Башлангыч мәктәптә ФДББС тормышка ашыруда белем бирүнең актив алымнарын куллану» темасы каралды.

(Тәтеш, 28 ноябрь, "Тәтеш таңнары). 26 ноябрь көнне Олы Атряс мәктәбе базасында башлангыч сыйныф укытучыларының район семинары узды.

Анда «Башлангыч мәктәптә ФДББС тормышка ашыруда белем бирүнең актив алымнарын куллану» темасы каралды.

Семинар барышында әлеге мәктәп укытучылары ачык дәресләр: 1 нче сыйныфта әлифба дәресе, «Тартык [ф] авазы. Фф хәрефләре» (Гафиятуллина Г.Н.), 2 нче сыйныфта математика дәресе «2гә бүлү. Ныгыту». 4 нче сыйныфта «Түгәрәк саннарны түгәрәк дистәләргә бүлү» (Миңнуллина Ф.Ф.).  «Ялгызлык и уртаклык исемнәр. Ныгыту”ның  темасы буенча 3 нче классында татар теле дәресе (Н.Г. Нәфигуллина). Шулай ук укытучы Вәлиева Г.Ш. «Полиэтелин пакетыннан поделка» мастер-классын үткәрде.

Укучыларны милли традицияләргә җәлеп итеп, әниләр көненә багышланган класстан тыш чара узды.

 Семинарга йомгак ясап, кунаклар Олы Әтрәч башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе коллективы эшенә югары бәя бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев