Бидәңге авылында мәчетнең эчке ягын юып чыгарганнар һәм аның тирә-юнен җыештырганнар.
(Тәтеш, 8 апрель, “Тәтеш таңнары”).
– Мәчетебез элек тә матур гына эшләп килде. Имамыбыз Назыйф хәзрәт бакыйлыкка күчкәч, бу вазифаны Камил хәзрәт Фәйзуллин башкара. Шөкер, ул бик тырышып эшли, моңа сөенеп туя алмыйбыз. Рамазан ае башлангач, без, авылдагы ир-атлар да, хатын-кызлар да, мәчеткә тәравих намазына йөрибез. Уразага керер алдыннан бер төркем хатын-кызлар мәчетне чистартып, ялт иттереп юып чыгардык, – дип уртаклашты Бидәңгедән Әлфия Абдрахманова. – Шушы араларда авыл кешеләре бергә җыелып мәчетнең тирә-ягын җыештырып алдык. Әлеге игелекле гамәлне башкарганда тырышып эшләгән һәркемгә хөрмәтебез чиксез. Рамазан-шәриф аенда кылган яхшылыклар әҗер-савап булып кайтсын. Апрельдә мәчетебездә ифтар мәҗлесе үткәрергә ниятлибез. Ихлас итеп укылган догалар, тоткан уразалар, изге теләкләр кабул булсын иде. Һәрчак шулай бердәм булып яшик.
Нет комментариев