Зур Әтрәч авылында игелекле авылдашларының берсе - Рафаэль Абдуллин эштән соң, атна буе дәвамында балалар мәйданчыгында да, спорт мәйданчыгында да тәртип урнаштырган.
- Рафаэль абый зур булып үскәнне үләнне дә чапты, чүп‑чарны да җыеп алды, әле тагын койманы төзекләндерде, көчле җил аркасында өстенә агач ауганнан соң зарарланган урыннарны алыштырды. Хәзер мәйданчык матурландРафаэлькаравы да сөендерә!
Тырышлыгы, битараф булмавы һәм гаять зур хезмәт сөючәнлеге өчен Рафаэль абыйга чын күңелдән рәхмәт. Аның үрнәге илһамландыра. Боларның барысы да безнең авыл төзеклеге өчен, балаларыбыз һәм оныкларыбыз өчен эшләнде, - дип уртаклашты мәдәният хезмәткәре Алсинә Фәйзуллина.
Нет комментариев