Реклама
Җәмгыять
Бердәм пособие буенча сорауларга җаваплар
РСФның ТР буенча Тәтеш районында клиентлар хезмәте бүлеге җитәкчесе (бүлек хокукларында) Ирина Большакова бердәм пособие турында иң еш әйтелә торган сорауларга җавап бирә.
– Әгәр дә мөрәҗәгать итүче гаризада ялгышлык җибәрсә яки гаилә составын дөрес күрсәтмәсә, аны төзәтү мөмкинлеге бармы?
– Гаризада дөрес булмаган мәгълүматлар күрсәтелгән очракта, ул гариза бирүчегә төзәтү өчен кире кайтарылачак. Аңа кире кайтарылганнан соң, төзәтеп язылган гаризаны 5 көн эчендә җибәрергә кирәк.
– Бер ел дәвамында бердәм пособиене яңадан исәпләүгә гариза бирергә мөмкинме? Мәсәлән, 50 проценттан 75 процентка яки 100 процентка?
– Юк, пособие гариза биргән айдан соң 12 айга билгеләнә. Бердәм пособиегә яңа гаризаны бердәм пособие түләнә торган соңгы айдан да иртәрәк бирергә ярамый.
– Социаль фонд минем кертемнең инде ябык икәнлеген кайдан белә ала, чөнки мин гаризада билгеләп куя алмыйм бит?
– Кертемнең ябылуын, банк белешмәсен биреп, үзеңә расларга кирәк.
– Әгәр гариза бирүче йөкле хатын-кызларга билгеләнгән пособиене яки 8 – 17 яшьлек балаларга 50 процент акчалата түләү алса, ул 75 процент яки 100 процент түләү алу өчен бердәм пособиегә гариза бирү хокукына ияме?
– Әйе, сез бердәм пособие өчен гариза яза аласыз. Әгәр дә аның күләме сез алган түләүләрдән күбрәк булса, бу очракта ул сезгә билгеләнәчәк. Әгәр инде бердәм пособие күләме азрак икән, сезгә бердәм пособие билгеләү кире кагылачак һәм сез элеккеге түләүләрне алуны дәвам итә алачаксыз.
– Минем рәсми керемем юк, 2022 елның июненнән 80 яшьтән узган өлкән кешене карыйм. Мин бердәм пособиегә өмет итә аламмы?
– Бердәм пособие билгеләгәндә нульле керем кагыйдәсен куллану өчен 80 яшьтән өлкәнрәк кешене карау вакыты РСФ органнарында карау буенча компенсация түләве буларак рәсмиләштерелергә һәм исәпләнгән вакытта кимендә 10 айны тәшкил итәргә тиеш.
– Октябрьдә мин РФ гражданлыгы алдым (моңа кадәр Украина гражданлыгы иде), февральдән РФ территориясендә яшим һәм шушы барлык вакыт дәвамында эшләмәдем. Хәзер, РФ гражданлыгын алгач, ноябрь аенда үзмәшгульлек рәсмиләштердем. 2023 елда мин никадәр вакыттан соң балаларга бердәм пособиегә гариза бирә алам?
– Әгәр гариза бирүченең 2022 елның 30 сентябренә РФның яңа субъектлары территорияләрендә даими яшәве расланса (паспортта яшәү урыны буенча теркәлү турында тамга), ул чакта 2025 елның 1 гыйнварына кадәр гариза бирүченең керемнәре булмау сәбәпле, бердәм пособие билгеләүне кире кагу турында карар чыгарылмаячак.
– Әгәр икенче бала өчен бердәм пособие рәсмиләштерергә теләсәм, беренче баланың үлеме өчен иминият түләүләре керем булып саналамы?
– Гаиләнең җан башына керемен исәпләгәндә “Җирләү һәм җирләү эше турында”гы Федераль закон белән билгеләнгән җирләүгә социаль пособие исәпкә алынмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев