Җәмгыять

Бидәңге укучылары коллективы “Театрның яше юк” Республика мәктәп театрлары фестиваль-конкурсында катнашты

Коллектив “Сугыш җиле” театраль күренешен әзерләгән.

Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары – мәктәп теат­ры җитәкчесе Гүзәл Сәйфетдинова җитәкчелегендәге Бидәңге төп мәктәбе укучылары коллективы Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Театрның яше юк” Республика мәктәп театрлары фестиваль-конкурсында катнашты.

Коллектив “Сугыш җиле” театраль күренешен әзерләгән.  Бөек Ватан сугышы еллары һәм махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезнең батырлыгы аның төп темасы булган.

Театрның профессиональ артистларыннан торган жюри балаларның ихласлылыгын һәм театраль әзер­лекләрен югары дәрәҗәдә бәяләгән.
Республиканың барлык мәктәп театрлары спектакльләрен караганнан соң, фестиваль-конкурска йомгак ­ясалачак.


 


Нет комментариев