Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бүгенге көндә мәдәният тармагы ул – 90 учреждениене үз эченә алган челтәр

25 март – Россиянең мәдәният хезмәткәрләре көне

(Тәтеш, 25 март, “Тәтеш таңнары”).

Саннар һәм фактлар

Бүгенге көндә мәдәният тармагы  ул – 90 учреждениене үз эченә алган челтәр, анда 230 мәдәни-ял профильле белгеч, китапханә, музей өлкәсе, киновидео учреждениесе һәм балалар сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре эшли. Һәрбер учреждение үз белгечлегенә ия, шулай да аларның барысын да бердәм бурыч берләштерә – тәтешлеләрнең ялын төрледән-төрле, кызыклы, бай эчтәлекле итү һәм үз сафларына мөмкин кадәр күбрәк катнашучыны җәлеп итү.

Бүгенге көндә төрле буыннарның мәдәни өстенлекләре сизелерлек аерыла һәм мәдәният учреждениеләре барлык яшьтәге кешеләр өчен җәлеп итүчән булырга, гаилә ялы һәм традицион кыйммәтләрне алга җибәрү үзәге булырга тиеш. 2022 елда районның мәдәният учреждениеләре тарафыннан 6798 мәдәни-ял чарасы үткәрелгән. Районда 346 клуб берләшмәсе үз эшчәнлеген алып бара. “Пушкин картасы” проекты  яшьләрне мәдәнияткә җәлеп итүнең яхшы төренә әйләнгән, аның буенча районның барлык мәдәният учреждениеләре дә эшли. Узган ел 847 чара үткәрелгән, 16 меңгә якын билет сатылган.

Матди-техник базаны ныгыту эшләре уздырыла, җайланмалар яңартыла. Быел район башлыгы Рәмис Сафиуллов ярдәме белән Алекина Полянадагы мәдәният йортына капиталь ремонт ясауның икенче этабы тәмамланган, Келәш авылына модель китапханә булдыруга 5 миллион сумлык федераль грант алынган.

Бюджеттан тыш акча кертү буенча актив эш алып барыла, 2022 елда мәдәният учреждениеләре 24 миллион сумнан күбрәк акча эшләп алган, 34 грант проекты әзерләгән, шуның алтысы җиңүгә ирешкән. 

Тармакның бурычы – барлык планлаштырылган чараларны югары дәрәҗәдә үткәрү, тамашачыларны яңа проектлар белән сөендерү, һәм, әлбәттә инде, Тәтеш районының мәдәни чынбарлыгын, кабатланмаслыгын булдыра алганча саклап калу. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X