24 октябрь – РФ Кораллы көчләренең махсус билгеләнештәге подразделениеләр көне.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов махсус билгеләнештәге подразделениеләрдә хезмәт итүче хәрбиләрне һәм ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре белән котлый:
– Махсус билгеләнештәге гаскәрләрдә хезмәт итү – ул гади һөнәр генә түгел, ә нык ихтыяр көченә һәм какшамас холыкка ия булган кешеләрнең язмышы. Сезнең иңнәрдә Ватаныбызның милли мәнфәгатьләрен һәм иминлеген саклау буенча иң катлаулы һәм куркыныч бурычларны үтәү җаваплылыгы ята.
Махсус билгеләнештәге гаскәрләр ветераннарына аерым рәхмәт сүзләре белдерәм. Сез хәрби туганлык традицияләренә нигез салдыгыз, бүгенге көндә аларны Ватанны саклаучыларның яшь буыны лаеклы рәвештә дәвам итә.
Арабызда һөнәре белән Ватанны саклауны сайлаган, шуның өчен хезмәт куйган кешеләр яшәве һәм эшләве белән горурланабыз.
Сезгә нык сәламәтлек, янәшәгездә һәрвакыт ышанычлы хезмәттәшләр булуын телим. Сугышчан рухыгыз беркайчан да сүрелмәсен, ә хәрби бурычны үтәүгә һәр чыгуыгыз туган якка исән-имин әйләнеп кайту белән тәмамлансын. Сезгә тынычлык, сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек һәм муллык юлдаш булсын!

Нет комментариев