Җомга көнне Тәтеш үзәк район хастаханәсенә килгән булачак аналар күңелле күренешкә тап булдылар: аларны бүләкләр, музыкаль номер һәм мастер-класс көтте.
(Тәтеш, 13 октябрь, “Тәтеш таңнары”, Юлия Калиниа, автор фотосы). Үз чиратлары җитүен көткән булачак сигез ана бер-берләре белән тыныч кына әңгәмә корып утыралар иде. Шул вакытта коридорда “Шусам” ансамбле җырчысы Алена Старостина һәм Тәтеш үзәк район хастаханәсенең хатын-кызлар консультациясе психологы Татьяна Матаева пәйда булды, ул быел Татарстанда беренче тапкыр Йөклеләр көне уздырылуы турында хәбәр итте.
– Бүгенге чараның максаты – төбәктә йөклеләргә карата сакчыл мөнәсәбәт, кайгыртучанлык культурасы булдыру һәм киң җәелдерү, шулай ук бала көткән вакытларда шатлыклы вакыйгалар исәбен арттыру хисабына йөкле хатыннарның гомуми хис-кичерешләр халәтен яхшырту, – дип билгеләп үтте Татьяна Владимировна.
Алена Старостина җыелучылар өчен ана турында музыкаль әсәр башкарды, аннары йөкле хатыннар күмәкләшеп танылган мультфильм-нан бер җыр кушымтасын җырладылар.
– Йөклелек – үзенчәлекле күренеш. Сезне күзәткәндә без сезнең якты дөньяга туачак балаларыгызны күзәтәбез. Минем киңәшем – консультацияләргә җитди карагыз, йөклелек тәмамланачак, сабый туачак, ә тормыш дәвам итәчәген белеп торырга кирәк. Сезнең булачак сабыегызның организмына нигез нәкъ тә йөклелек барышында салына, – дип мөрәҗәгать итте булачак аналарга Тәтеш үзәк район хастаханәсе табибы – акушер-гинекологы Дмитрий Сучков. – Сезнең тормышыгызда иң мөһиме – балалар икәнлеген исегездә тотыгыз.
Бәйрәм чарасы йөклеләр өчен “Хис-тойгылар банкасы” – төсле тозлардан саклагычлар булдыру буенча мастер-класс белән тәмамланды.
– Мондый вакытта безгә аерым игътибар күрсәтү бик сөендерә. Безнең өчен оештырылган чара көтелмәгәнчәрәк булды. Без планлы тикшеренүгә килдек һәм күңелле күренешкә тап булдык, – дип уртаклаштылар ике Алинә һәм Гунель.
Булачак аналар Йөклеләр көнендә бүләкләр дә алдылар, ә акушер-гинеколог Дмитрий Сучков һәм хатын-кызлар консультациясе акушеркасы Анастасия Родионова “Демография платформасы.РФ” проектын оештыру комитетының Рәхмәт грамоталары белән билгеләп үтелделәр.
Нет комментариев