Укучы газета турында сөйли.

Нина Васичкина, хезмәт ветераны, Тәтеш:
– Тәтешкә без ирем Степан Иванович белән 1955 елның ноябрендә күченеп кайттык. Ирем армиядә хезмәт иткәннән соң Олы Шәмәккә җир кишәрлекләрен үлчәүче баш белгеч итеп билгеләнгән иде. Аннары, ике елдан соң, без Тәтешкә күчендек, иремне башкарма комитетка билгеләделәр. Һәм шул вакыттан алып, 1957 елның апреленнән, без район газетасын яздырабыз. Мин райсобеска эшкә урнаштым, башта – хисапчы, аннары – өлкән инструктор, ә соңгы 19 елда бүлек мөдире булып эшләдем. Алтмыш тулып килгәндә пенсиягә киттем. Газетасыз читен, аеруча да минем яшьтә, миңа бит инде 89 яшь. Хезмәт куйган чакларда яңалыкларны эштә белә идем, ә хәзер миңа тугры дустым – газета – райондагы хәлләрнең барысын да җиткереп тора. Барысы да кызыклы, танып белүле. Махсус хәрби операциядә катнашучылар, танылган кешеләр, аларның ничек һәм нәрсә белән янып яшәүләре турындагы язмалар күңелләргә үтеп керә, мин барлык җитәкчеләрне дә беләм, шуңа да киңәшмәләр хакында укуы да кызыклы. Барысын да шатланып күзәтеп барам. Әле тагын: чәршәмбе көннәрендә “Авангард” юкмы икән дип, почта әрҗәсен карау гадәте калды. Шуннан соң, минемчә, тагын бер көн көтәм дә җомга көнне яраткан газетамны алачакмын.
Нет комментариев