Реклама
Җәмгыять
Чыршы игътибар таләп итә
Яңа елның матур итеп бизәлгән чыршысы күп бәла-казалар алып килергә мөмкин. Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре тәтешлеләрне шул хакта кисәтә.
(Тәтеш, 21 декабрь, “Тәтеш таңнары”, Николай Плотников).
– Чыршы сайлау – бәйрәмгә әзерләнүнең төп күренеше. Сайлаганда агачның яңа киселгәнен, капшап караганда кәүсәсе ябышучанын, ылысы яшел булганын алырга кирәк. Күптән киселгән һәм корыган чыршы янгын чыгуга гадәттән тыш куркыныч тудыра. Әгәр инде сез ясалма урман гүзәлен өстенрәк күрсәгез, бу вакытта аның иминлек сертификаты булырга тиеш, – ди Кама Тамагы һәм Тәтеш районнарының янгын күзәтчелеге һәм профилактик эшләр бүлеге өлкән инспекторы Роман Горбунов. – Чыршыны нык аслыкка яки ком тутырылган чиләккә урнаштырыгыз, аның ботаклары һәм өске өлеше диварларга, йорттагы әйберләргә тиеп тормаска тиеш. Чыршыны җылыткыч приборларга якын куймагыз, аны юлны томалап тормаслык һәм бүлмәдән иркенләп чыгу өчен комачауламаслык итеп урнаштырыгыз. Чыршыны бизәгәндә, аны мамык белән әйләндереп алмагыз, тиз янып китүчән материалдан ясалган уенчыклар элмәгез, шәмнәр кабызмагыз. Бары тик заводта җитештерелгән тулысынча төзек хәлдәге гирляндаларны гына кулланыгыз. Балаларга электр гирляндаларын мәстәкыйль кабызырга рөхсәт итмәгез. Әгәр чыршыга ут кабынып китсә, электр гирляндасын өзеп алыгыз, чыршыны идәнгә аударыгыз. Янгынны сүндерү өчен кул астындагы әйберләрне файдаланыгыз һәм ут кабынып китү турында хәбәр итегез. Сезнең игътибарга юнәлтәм: ясалма чыршыны очкыннар сибелү ихтималы булганлыктан һәм пластмасс эрегәнлектән су сибеп сүндерергә ярамый. Әгәр чыршыдагы ялкын 10-15 секунд эчендә сүнмәсә – бинадан чыгыгыз һәм ашыгыч рәвештә янгын сүндерүчеләрне чакыртыгыз. Янгын чыккан очракта кичекмәстән 01, 101 яки 112 телефоннары буенча хәбәр итегез. Адресыгызны, ничәнче кат икәнлеген, нәкъ тә нәрсә янганлыгын, шулай ук үзегезнең исемне, фамилияне әйтергә онытмагыз.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев