2023 елның 13 – 15 октябрендә Татарстан Республикасында, Россиядә һәм чит илләрдә яшәүче татарларны берләштерүгә ярдәм итүче “Татарча диктант” дөньякүләм белем тикшерү акциясе узды.
Акциянең максаты – әдәби татар телен белүгә кызыксынуны арттыру, татар теленә мәхәббәт тәрбияләү.
Бөтен дөньядагы кебек үк, тәтешлеләр ел саен диктант язуда катнаша. Районда әлеге акцияне районның татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Асия Ибраһимова, район башкарма комитетының мәгариф бүлеге методисты Резидә Гарипова, “Ак калфак” оешмасының авыл һәм шәһәр бүлекчәләре җитәкчеләре, туган тел укытучылары, китапханәчеләр оештырды.
Иң өлкән катнашучылар дип Байраш авылында яшәүче 78 яшьлек Рауза Федорова белән Олы Тарханнан 75 яшьлек Рәшит Исмәгыйлев танылды, ә Олы Тархан авылыннан җиде яшьлек Илдан Абдрахманов иң яше булды.
Нет комментариев