Без барыбыз да төрле булуга карамастан, һәркемнең үз карашы һәм кызыксынуы бар, әмма безнең һәркайсыбыз да бәхетле булырга тели.
(Тәтеш, 8 декабрь, Тәтеш таңнары, Алинә НУРИЕВА). Әле тагын һәркайсыбызның теләге бер, янәшәдә игелекле һәм ягымлы кеше булсын иде, чөнки барыбыз да тынычлык һәм шатлык тели. Тормышыбызны ничек матуррак итәргә? Безнең һәркайсыбыз моның өчен ниләр эшли ала? Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Лилия Кузнецова сорауларга җавап бирү өчен “Дөньяга елмаю бүләк ит!” дип исемләнгән акция уздырды.
Акциядә музыка һәм сәнгать бүлекләрендә укучылар катнашты. Алар көн дәвамында күтәренке рух теләделәр һәм елмаю сурәтләре бүләк иттеләр. Шулай ук теләге булган һәркем үзенең елмаюын фоторәсемдә гәүдәләндерә һәм дүрт номинация буенча бәйгедә катнаша алды: иң мөлаем, сокландыргыч, серле һәм иң көтелмәгән елмаю.
“Акция балаларда тирә-юньгә игелекле мөнәсәбәт тәрбияләүгә, иҗади сәләт ачылуга, уңай хис-кичерешләргә, укучыларның аралашу сәләтләрен үстерүгә юнәлтелгән иде, – дип уртаклашты балалар сәнгать мәктәбе директоры Екатерина Баландина. – Бер-берегезгә наз һәм елмаю бүләк итегез! Ачу-үпкәләрне, чит-ятларның ялгышын кичерегез. Бу бары тик елмаю гына булса да, сезгә ихластан сөенәчәкләр!”
Нет комментариев