Электр приборларын дөрес кулланыгыз
Җәмгыять

Электр приборларын дөрес кулланыгыз

Көзге-кышкы айлар башлану белән торак секторда янгыннар чыгу саны кискен арта.

(Тәтеш, 8 сентябрь, “Тәтеш таңнары”). Кешеләр үз йортларындагы җылылыкны сак­лар­га теләп, электр җы­лыт­кыч приборларын, газ плитәләрен, духовкаларны кулланалар, ә бу янгын чыгуга һәм, әлбәттә, кешеләрнең тән җәрәхәте алуына, үлеменә сәбәпче булырга мөмкин.

– Бәхетсезлек очрагын булдырмас өчен, аларны файдалануның төп ка­гыйдәләрен истән чыгармаска кирәк. Инструк­цияне өйрәнергә, электр үт­кәргечләрнең, розетка­ларның, щит­ларның һәм штепсель әйберләренең төзеклеген һәрдаим тик­­ше­рү зарур. Электр җылыт­кычларын төнгә кабызып калдырырга, шулай ук аларны әйберләр киптерү өчен кулланырга ярамый.

Электр җылыткычны идәнгә куярга – пәрдәләрдән һәм җиһазлардан ераккарак урнаштырырга кирәк. Һава температурасының тискәре күрсәткечләре башлангач электр җылыту приборлары челтәренә кертелгән һава температурасы арта, димәк, электр челтәрләренә йөкләнеш арта дигән сүз. Кайбер очракларда, озак вакыт куллану дәвамында артык киеренкелек аркасында изоляциядә төзексезлек һәм кыска ялганыш барлыкка килә, бу янгын чыгуга китерә, – дип билгеләп үтә эчке хезмәтләр майоры Роман Горбунов.

Янгын каравылы хезмәт­кәрләре янгын чыгуга һәм аларда кешеләрнең гомере өзелүгә китерә торган сәбәпләрне, шартларны булдырмауга юнәлдерелгән профилактик чаралар үт­кәрәләр. Моның белән бер­рәттән, балалары булган гаиләләргә, ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга, инвалидларга аеруча да игътибар бүлеп бирелә.  

– Көзге-кышкы айлардагы янгын чыгу куркынычы арткан вакытларда эчке эшләр органнары халыкны социаль яклау, җирле үзидарә органнары белән берлектә рейдлар үткәреп, ке­шеләргә янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү кирәклеге турында аңлатулар һәм мәгълүматлар җиткерү буенча төрле чаралар уздыра. Янгын чыккан очракта, кичекмәстән 01, 101 яки 112 телефоннары буенча хәбәр итегез. Адресны, ничәнче катта икәнлекне, нәкъ тә нәрсә янганлыгын, шулай ук үзегезнең исемне һәм фамилиягезне әйтергә онытмагыз, – дип искә төшерә Роман Михайлович.
 


электроприборы

Нет комментариев