Эшкуарлар очраштылар
Җәмгыять

Эшкуарлар очраштылар

Россия эшкуарлары көнендә Тәтеш районы башлыгы кече һәм урта бизнес вәкилләре белән очрашты.

Рәмис Сафиуллов рай­онның үсеш векторы турында сөйләп, эшкуарлык эшчәнлегенең район икътисады һәм, тулаем алганда, дәүләт өчен  мөһим булуын ассызыклады.    
– Залда инициатива­лы кешеләр җыелды, алар үз эшләрен оештыра һәм уңышлы үстерә алдылар. Биредә эшкуарлык эшчәнлегенең башлангычында торган, күп еллар шәһәр, авыл җирлекләре икътисадына һәм, әлбәттә, безнең район бюджетына үз өлешләрен керткән ветераннар да, яшь эшкуарлар да бар. Сез үз максатларыгызга ирешә беләсез, иртәгәсе көнгә ышаныч белән карыйсыз һәм һәрчак алга барасыз, – диде Рәмис Хатыйп улы.
Район башлыгы билгеләп үткәнчә, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү – район җитәкчелегенең төп бурычларының берсе, аңа зур игътибар бирелә.
Эшкуарлык хезмәте ветераннары Володар Тимофеев белән Тәүфыйк Яруллин тормыш тәҗрибәләре белән уртаклашты. Бизнес­менның икесенең дә гаилә бизнесы җиңел булмаган 90 нчы елларда башланып киткән. Алар әйтүенчә, авыр булган, ләкин көндәлек хезмәт нәтиҗәсендә алар бүгенге көндә үзләренең шәхси бизнесларын уңышлы алып ­баралар. 


– Безне барыбызны бергә җыюлары сөен­дерә. Без тагын да бердәм­ләштек. Без бергә – көч, бер-беребезгә ярдәм итеп, районыбыз хакына эшлә­ячәкбез, – дип басым ясады Володар ­Аркадьевич.
– Район үсеш ала, көн­нән-көн ­матурлана бара, кайвакытларда без аның яхшы якка үзгә­рүенә игътибар да итмибез. Ә бит күптән түгел без төзелеш материалларын тиешле кешесенә илтеп җиткезә алмый идек, чөнки кайбер авылларда юллар булмау сәбәпле, машина үтеп керә алмый иде, – дип уртак­лашты хатирәләре белән Тәүфыйк Галиулла улы. – Яңа предприятиеләр барлыкка килү, яңа эш урыннары булдыру безнең район үсешенә хәлиткеч уңай йогынты ясый.
Җыелучылар Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы эшкуарлар хокук­ларын яклау буенча эшләп килүче вәкаләтле вәкилнең Тәтеш районы буенча иҗ­тимагый вәкиле Рәмзия Рәфыйковадан һәм Татарстан Республикасының эшкуарларга ярдәм фонды вәкиле Елена Нефедь­евадан файдалы күп мәгъ­лүматлар ишеттеләр.
Сәнәгать мәйданчыгы резиденты Нияз Гайнетдинов ярдәм иткәне һәм эшмәкәрлек өчен шартлар тудырганы өчен район җитәк­челегенә рәхмәт белдерде.
Район башлыгы Рәмзия Рәфыйкованы – Мактау грамотасы, Лилия Вәлиева белән Никита Железновны Рәхмәтләр белән бүләкләде. 
Уңайлы банкет залында яхшы кәеф һәм уңай хис-кичерешләр белән сугарылган җылы мохит хөкем сөрде, моны булдыруда мәдәният хезмәткәрләре дә ярдәм итте. 

Тәтеш районында кече эшкуарлыкның 401 субъекты теркәлгән, шулардан 397е шәхси эшкуар. Үзмәшгуль гражданнар исәбе – 1327. “Тәтеш” сәнәгать паркы актив эшли, аның резидентлары 100 эш урыны булдырган. Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының өлеше районның тулаем территориаль продуктында 32 процент тәшкил итә. 


Нет комментариев