Реклама
Җәмгыять
Фәридә Фәрхетдинова: “Газетаны мичтән чыгачак пирогтай көтәбез”
“Авангард”тан ярты гасыр инде аерылганым юк.
(Тәтеш, 1 май, “Тәтеш таңнары”).
Тәтештә яшәүче Фәридә Фәрхетдинова газета турындагы фикерләре белән уртаклаша:
– “Авангард”тан ярты гасыр инде аерылганым юк. Без 1972 елда Казаннан күченеп кайттык. Ирем Минсәгыйть Насретдинович тумышы белән Чирмешәннән, ул Тәтештә совхоз-техникумда укыды. Кама Тамагы районында эшләде, биредә авыл хуҗалыгы идарәсендә хезмәт куйды, аннары кырык елдан артык техникумда укытты, директор урынбасары вазифасын биләп торды. Ул инде хәзер мәрхүм... Ирем укырга яратты. Почтальонның газета китерүен көтеп тора иде. “Мичтән чыгачак пирогтай көтәбез”, – дип әйтә иде. Безнең почтальон әйбәт, почтаны һәрчак вакытында китерә. Мин үземнең күптәнге, яхшы гадәтемә хыянәт итмим – яраткан басмамны әлегә кадәр яздырып киләм. Шәһәр яңалыкларын бик теләп укыйм, миңа спорт казанышлары, шәһәр турында, нәрсәләр төзелүе, ниләр эшләнүе хакында белү кызыклы. Мин һәм минем күршеләремнең күбесе “Авангард”ның соңгы вакытларда эчтәлеге һәм бизәлеше ягыннан тагын да яхшырак була баруын билгеләп үтәбез. Район газетасының шундый ук яшь, кызыклы, зирәк булып калуын телим. Аны укыганда күңелгә рәхәт булып китә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев