Форпостчылар “Экстремизм һәм террорчылык замана проблемасы” дигән чара үткәрделәр
Җәмгыять

Форпостчылар “Экстремизм һәм террорчылык замана проблемасы” дигән чара үткәрделәр

«Форпост» үзәге» МБУ хәбәр итә

 Алабердино урта мәктәбенең “Форпост” отряды әгъзалары “Экстремизм һәм террорчылык замана проблемасы” дигән чара үткәрделәр.

Чара барышында укучылар терроризм, балалар һәм яшьләр арасында экстремизм идеологиясенә каршы тору мәсьәләләре буенча файдалы мәгълүмат белделәр, милләтара һәм динара ызгыш тудырган өчен җаваплылык мәсьәләләре буенча Россия Федерациясенең гамәлдәге законнары белән таныштылар, шулай ук укучыларга экстремизм, террорчылык, геноцид һәм аларның иҗтимагый куркыныч нәтиҗәләре аңлатылды.

«Форпост» үзәге» МБУ тәкъдим итте


Нет комментариев