Форум хезмәттәшлек мохитендә узган
Казанда ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы белән берлектә Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган XVI “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы булды.
Анда Россиянең 40тан артык төбәгеннән, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән 350гә якын татар эшкуары катнашты.
Әлеге форумда Татарстан Республикасы буенча “Хатын-кызларның интернациональ берлеге” төбәк иҗтимагый оешмасының рәсми вәкиле Рима Сафиуллова да булып кайтты.
– Без республикабызның сәнәгать объектларына һәм предприятиеләренә бардык, анда эшкуарлар үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Мин үзем өчен бизнесны уңышлы алып баруга бик күп файдалы киңәшләр һәм тәкъдимнәр ишеттем. Форум кысаларында шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы булды, – дип уртаклашты Рима Гомәр кызы. – Республикабыз Рәисе Рөстәм Нургалиевич Миңнехановның чыгышы кызыксындыргыч һәм бай эчтәлекле булды. Россиядә киләсе ел Гаилә елы дип игълан ителде, һәрбер милләт үзенең мәдәниятен, йолаларын, туган телен, рухи кыйммәтләрен сакларга һәм үстерергә тиеш, дип билгеләп үтте ул. Безнең республикада моның өчен барлык мөмкинлекләр дә бар һәм аны үсеп килүче буын, яшьләр арасында киң җәелдерергә кирәк.
Форумда катнашучылар белән җылы хезмәттәшлек мохитендә аралашкач, бу чараның һәркем өчен әһәмиятле һәм файдалы булуына инандым. Мондый очрашулар якты эз калдыра һәм хезмәттә, иҗтимагый эшчәнлектә яңа казанышларга ирешергә этәргеч ясый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев