Прокуратура хәбәр итә.

Тәтешле алиментларын түләмәгән өчен җәзага тартылган.
– Судта гаепләнүченең балигълык яшендә булмаган кызы файдасына җитди сәбәпләрсез алимент түләмәве ачыкланды, моның нәтиҗәсендә аның 78 615,43 сум бурычы җыелган, – дип хәбәр итә Тәтеш районы прокуратурасы хезмәткәрләре. – Хөкем ителүче җинаять кылуда үз гаебен тулысынча таныды, кылган гамәле өчен үкенүен белдерде. Җәмәгать куркынычлылыгы дәрәҗәсен исәпкә алып, суд аны хезмәт хакының 10 процентын дәүләт кеременә тотып калу белән 6 айга төзәтү эшләре рәвешендәге җәзага хөкем итте.
Нет комментариев