Тәтештә узган “Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – Тарихта без эзлебез” дип исемләнгән шәҗәрә бәйрәменең зона этабына Татарстанның җиде районыннан вәкилләр килде.
(Тәтеш, 28 ноябрь, "Тәтеш таңнары).
Чәк-чәк, бәлеш, кош теле, гөбәдия, серьгавазень прекат, дөге һәм йөзем белән пешерелгән кабак, үлән чәе: милли һәм гаилә ризыклары күргәзмәсендә боларның барысы да һәм башка күп төрлеләре тәкъдим ителде, чара нәкъ шулардан башланды да инде. Генеалогия агачын күрсәтү һәм шәҗәрәне тәкъдим итү бәйгенең мәҗбүри шартларының берсе иде. Катнашучылар жюрины сый-нигъмәтле өстәлләр белән генә түгел, шулай ук буыннан-буынга күчеп килүче ядкарьләр, бизәнү әйберләре, орденнар һәм медальләр, музыка уен кораллары, кулъязмалар, узган елларда төшерелгән аклы-каралы фоторәсемнәр белән гаҗәпләндерергә тырышты. Бәйрәмнең зона этабында Тәтеш районын Мамкиннар гаиләсе тәкъдим итте.
Катнашучылар “Таныш булыгыз, минем гаилә, минем нәсел!” дигән йөз таныкламасы кысаларында татар һәм мордва телләрендә туган як турындагы җырларны, милли биюләрне башкарды, Югары Ослан районыннан килгән кунаклар репрессия еллары турында театр күренеше күрсәтте. “Бәйгедә катнашырга ризалашып, мин барыннан да элек Татарстан халыклары, гаиләләре, династияләре хакында күп кенә яңалыклар белүгә исәп тоттым. Үзем көткәннәрдән мин ялгышмадым”, – дип уртаклашты Кама Тамагы районы вәкиле Раушания Хәйруллина.
“Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – Тарихта без эзлебез” бәйрәменең зона этабы нәтиҗәләре буенча Апас районыннан Мөхәммәтшиннар гаиләсе җиңү яулады, Яшел Үзәннән Шәмгуновлар икенче булды, өченче – Чүпрәле районыннан Таҗетдиновлар.
Шәҗәрә бәйрәме ике этапта: зона һәм республика күләмендә уза. Зона этабында җиңүчеләр республика этабында катнашачак. Бәйрәм ел саен үткәреләчәк, 2020 елдан республика этабы 15 майга Халыкара гаилә көненә планлаштырылган. Оештыручы – Татарстан Республикасының архив эшләре буенча Дәүләт комитеты.
Нет комментариев