Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гриппка каршы прививка кампаниясе дәвам итә

Тәтеш районында гриппка каршы 12 722 кешегә прививка ясату планлаштырыла.

ТР буенча Рос­пот­ребнадзор Идарәсенең Тә­теш, Буа, Апас, Чүпрәле районнары территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Олег ­Мазюкин грипп һәм ОРВИ авырулары буенча эпидемиологик хәл, халыкның грипп­ка каршы иммунизациясе турында сөйләде:

– Хәзер гриппка каршы прививкалар алу өчен иң кулай вакыт, алай гына да түгел, уздырылган прививкадан соң иммунитет, авыру баш калкытканчы, формалашып өлгерергә дә тиеш. Бүгенге көндә Тәтеш районында гриппка каршы 8 918 кеше яки планлаштырылганның 70,1 проценты, шул исәптән ­1 640 бала, 7 278 өлкән кеше прививка ясатты. Сезон дәва­мында район халкының 70 проценттан артыгына прививка ясату планлаштырыла, ә куркыныч төркеменә кергән кешеләргә гриппка каршы вакцина ясату 75 проценттан ким булмаска тиеш. Вакытында вакцинация ясату грипп белән авыруны киметә һәм пневмония, бронхит, отит, синусит, менингит, энцефалит, миокардит, перикардит һәм башка шундый чирләрнең катлаулануын кисәтә. Беренче чиратта, грипп белән авыруның югары куркыныч категориясенә караган һәм авырган вакытта чирнең катлаулануы булган кешеләр вакцинацияләнергә тиеш, аларга түбәндәгеләр керә: 60 яшьтән өлкәнрәкләр, беренче чиратта социаль тәэмин итү учреждениеләрендә яшәүчеләр; эндокрин система авырулары, матдәләр алмашы бозылулары, кан әйләнеше системасы авырулары, хроник сулыш системасы авырулары, хроник бавыр һәм бөер авырулары белән интегүче кешеләр; йөкле хатын-кызлар; еш кына кискен респиратор вируслы авырулар белән авыручылар; 6 айдан өлкәнрәк балалар, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына йөрүче һәм (яки) әлеге оешмаларда даими яшәүчеләр; мәктәп укучылары; медицина хезмәткәрләре; хезмәт күрсәтү, транспорт, уку йортлары өлкәсе хезмәткәрләре; хәрби ­контингентлар.

Гриппка каршы вакцина ясату мәҗбүри медицина иминияте полисы беркетелгән медицина оешмаларында бушлай үткәрелә.

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев