Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гүзәл Салихова: “Әйдәгез, бергәләп язылыйк”

Бүгенге язмада газетабызның тугры дусты, даими укучысы, Бакырчы авылында яшәүче Гүзәл Салихованың “Тәтеш таңнары” турындагы фикерен, тәэсирләрен тәкъдим итәбез.

– Сүземне район газетасыннан башлыйм әле, без аны бөтен гаиләбез белән яратып укыйбыз. Башта 8нче битне ачам, чөнки  андагы игъланнар, котлау­лар кызыксындыра. Сатучы булып эшләгәч, күп вакытым кибеттә уза. Шуңа да авылдашларга хезмәт күрсәткәч, кулыма “Тәтеш таңнары”н алам да андагы һәр мәкаләне йотлыгып диярлек укыйм. Йөрәккә тиярлек язмаларны кат-кат укыган чаклар да була. Газетага килгәндә, шәхсән миңа анда барысы да ошый. Яңалыклар, матур вакыйгалар, авыл тормышы хакындагы язмалар күңелемә хуш килә. Сканворд та бастырсагыз, аеруча да кызыклы булып китәр иде, мин аны чишәргә бик хирыс, – ди Гүзәл Афзал кызы. – Үзем озак еллар сәүдә өлкәсендә эшләдем. Бүгенге көндә дә шушы тармакта, ләкин хәзер әлеге эшне гаиләбез белән бергә алып барабыз. 

Ирем Дамир белән ба­лачактан бергә уйнап үс­тек. Яшүсмер чактан дуслашып йөрдек, мәк­тәпне тәмамлагач, икебез дә бер ел Казанда эшләдек, аннары сентябрь аенда өйләнешеп, гаилә корып җибәрдек. Ике бала – кыз һәм малай тәрбияләп үстердек. Үтәмештә ун ел яшәгәч, Бакырчыга килеп төпләндек һәм яңа йорт төзеп кердек. Бергә яши башлавыбызга 16 декабрьдә 45 ел тула. Эшкуарлык белән шөгыльләнәбез. Шуңа да райондагы һәр вакыйгадан хәбәрдар булырга телибез. Бу яктан инде безгә район газетасы зур ярдәмче. Мөһим мәгълүматларны да күбрәк аннан укып беләбез. Газетаның райондагы ­проблемаларны, соңгы вакытта аеруча да почталар ябылуын яктыртуы, аларны хәл итүдә төрле юллар эзләве барыбызга да мәгълүм. Кыс­касы, халыкка үтемле язмаларны, ният-омтылышларны җиткерүдә үз юлыгыз, максатыгыз булды һәм шулай дәвам итә. Райондагы бүгенге көнкүрешне дә бөтен барлыгы белән халыкка җиткереп барасыз. Инде хәзер район халкы гына түгел, Интернет челтәре, сайтыгыз аркылы да Тәтеш районы турындагы төрле вакыйгаларны бөтен дөнья халкы да кызыксынып укый ала. 

Газетаның хәзер эчтә­ле­ге генә түгел, эшләне­ше дә үзгәрде – заманча, зә­выклы, кулга алуы ук күңелле. Әйдәгез әле, “Тә­теш таңнары”на бөтен районыбыз белән бергә­ләп язылыйк. Рәхәтләнеп укыйк газетабызны, фикер алышыйк, шатлыкларыбызны уртак­лашыйк, борчыган сорауларга бергәләп җавап эзлик. Кыйммәтләнде дип тормыйк, бер түләсәң, ул ярты ел буе сигез битле булып киләчәк, өстәвенә “Атна вакыйгалары” да кушыла. Аны аннары атна саен кунак көткәндәй көтеп аласың.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев