Һәм тагын мошенниклар...
Җәмгыять

Һәм тагын мошенниклар...

Узган атнада Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге хезмәткәрләренә Интернет челтәрен кулланып башкарылган вакыйгалар турында хәбәрләр кергән.

Мәсәлән, Олы Тархан авылында яшәүче хатын-кызның билгесез кеше­ләрне алдау гамәлләре факты буенча җәзага тарту буенча гаризасы теркәлгән. Алар 2023 елның октябреннән 2024 елның мартына кадәр улының исеменә 7 000, 195 000 һәм 200 000 сум күләмендә кредитлар рәсмиләштереп, аның банк картасыннан акча урлаганнар. 

Тагын бер гариза Тәтештә яшәүче хатын-кыздан килгән. Билгесез кеше аның дәүләт хезмәтләре порталының шәхси кабинетына кергән, анда, бәлки, гариза бирүче исеменә белешмәләр һәм күчермәләр соратып ала алган булыр иде. Матди зыян китерелмәгән.

– Хөрмәтле Тәтеш районы халкы! Әгәр сез дәүләт хезмәтлә­ре порталының шәхси кабинетына керү турында СМС-хәбәр алсагыз, әмма үзегез кермәгән булсагыз, өченче затларның шәхси мәгълүматка керүен тыю максатыннан, шунда ук техник ярдәм хезмәтенең кайнар линиясенә шалтыратыгыз һәм булган хәл турында хәбәр итегез, – дип киңәш итә полиция хезмәткәрләре.


Нет комментариев