Яңа һөнәр алырга була
Җәмгыять

Яңа һөнәр алырга була

Тәтеш ­районында яшәүчеләрнең­ яңа ­һө­нәргә ия булу мөмкинлеге бар.

“Мәшгульлеккә ярдәм итүнең актив чаралары” федераль проектының “Кадрлар” илкүләм проекты ­гражданнарга хез­мәт ба­зарында квали­фи­кацияләрен һәм их­тыяҗ­ларын арттырырга яисә һөнәрләрен алыштырырга ярдәм итәчәк.

– Укыту ­чараларын га­мәлгә ашыру эш бирү­че­ләр­нең кадр­ларга булган ихтыяҗларын исәп­кә алып һәм гражданнарның бул­ган белемнәрен, аларның мәш­­гульлеген тәэмин итү өчен ком­пе­тенцияләрен һәм кү­нек­мәләрен үстерү мак­сат­ларында гамәлгә ашы­­рыла. Гражданинның уку буенча чараларда кат­на­шуының мәҗбүри шарты булып “Россиядә эш” порталыннан файдалану белән гражданинның укудан соң эшкә урнашу нияте ту­рындагы килешүләрнең берсен төзү тора: 
а) укыту буенча чараларда катнашучы, белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешма, һәм эш бирүче арасында өч яклы килешү;
б) укыту буенча чараларда катнашучы, белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешма, һәм эш белән тәэмин итү хезмәте дәүләт учреждение­се арасында өч яклы килешү;
в) белем бирү эшчән­леген гамәлгә ашыручы булып торган оешма белән уку буенча чараларда катнашучы һәм эш бирүче арасында ике яклы килешү.
Әгәр гражданин “Мәшгуль­лек хезмәте ор­ган­нарында теркәлгән эшсез гражданнар” кате­гориясенә керсә һәм аның белән “а” яисә “в” пунктларында күрсәтелгән килешүләр тө­зелмәгән булса, ул очракта “б” пунктында күрсәтелгән ки­лешү төзелә, – дигән мәгълүматны җиткерә ТРның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Тәтеш райо­ны бүлеге җитәкчесе Альберт Абдурахманов. 

“Мәшгульлеккә ярдәм итү­нең актив чаралары” ­федераль проектының “Кадрлар” ил­күләм проекты кысаларында өйрәнергә мөмкин булган һө­нәрләр арасында – терлекче, маляр, кран машинисты, кием кисүче, программист, экскурсовод һәм башкалар бар.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә түләүсез укуга дәгъва итә алучы кешеләр категориясе:

50 яшь һәм аннан өлкәнрәк гражданнар;

3 яшькә кадәр бала тәрбияләү ялында булган хатын-кызлар;

Инвалидлар;

35 яшькә кадәрге яшьләр;

Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм махсус хәрби операциядә һәлак булучыларның гаилә әгъзалары;

Һәм башка категорияләр.

ТР халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Тәтеш районы бүлеге мәгълүматлары буенча


 


Нет комментариев