Яңа урында хезмәт куя
Тәтеш районында эш бирүчеләр өчен яшьләрне эшкә урнаштырганда хезмәткә түләү чыгымнарының бер өлешен компенсацияләү программасы эшли.
(Тәтеш, 10 февраль, “Тәтеш таңнары”, Николай Плотников).
Тәтешле Ольга узган елны яңа эш урыны эзләгәндә ярдәм итсеннәр өчен халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать иткән булган. Белгечләр аңа хезмәт базарының торышы хакындагы мәгълүматларны ирештергәннәр һәм мөһим вакансияләр белән таныштырганнар.
– Мәсьәлә тиз арада хәл ителде, миңа юллама бирелде, – дип хәбәр итте Ольга. – Әңгәмә нәтиҗәләре буенча эш бирүче тарафыннан уңай карар кабул ителде һәм менә бер елга якын инде мин яңа урында хезмәт куям. Хезмәтем миңа ошый, коллектив яхшы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев