Ярдәм кулы сузарга әзер торалар
Җәмгыять

Ярдәм кулы сузарга әзер торалар

Тәтештә “Игелек форумы” узды, анда волонтерлык һәм игелекле гамәлләр тәҗрибәсен алмашу булды.

(Тәтеш, 8 октябрь, “Тәтеш таңнары”, Алина Тарханова). Район хакимиятенең зур залына мәктәп укучылары, студентлар, кешеләргә үз теләкләре бе­лән эчкерсез ярдәм итүчеләр җыелды. Форум эшендә Казаннан ку­наклар – иреклеләр мәгъ­лүмати-ресурс рес­публика үзәге вәкилләре ­катнашты.  

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Николаева тантаналы ачылу вакытында сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады. Ул волонтерлар хәрәкәтенең дәүләтнең яшьләр сәясәте, социаль активлык төре юнәлешләренең берсе буларак зур әһәмияткә ия икәнлеген ассызыклады.   

– Үзебезнең эшчән­лекне без 2016 елда, “Җиңү волонтерлары” Бө­тенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк оешмасы ячейкасын булдыргач башлап җибәрдек. Эш “Ба­тырлык” яшүсмерләр спорт-патриотик клубы базасында алып барылды. Без Бөек Ватан сугышы тарихы буенча, әһәмиятле даталарда ел саен чаралар үткәрәбез, “Георгий тасмасы”, “Кызыл канәфер”, “Хәтер шәме” кебек шундый акцияләрдә катнашабыз. 2019 елда аналог телевидениесе цифрлыга күчкәндә без өлкән яшьтәге тәтешлеләргә яр­­дәм иттек. Волонтерлар 70тән артык приставка тоташтырдылар. 2021 елда “Җанисәп алу-2020” Бөтенроссия проектында катнаштык. Коронавирус чире таралган вакытта авырган кешеләрнең өйләренә дарулар илтү буенча эшләр оештырылды. Көллият һәм техникум студентларыннан торган иреклеләр үзләренең шәхси транспортларында аларга ки­рәкле даруларны илтеп тапшырдылар. 2022 елның февраль аенда шундый ярдәмне районның йөздән күбрәк кешесе алды. Волонтерлар май аенда Тә­тештә узган стендка ату буенча Бөтенроссия Чемпионатында катнаштылар. ­Хөкемдарлар­га мәйданчыкларда 20 ирек­ле ярдәм итте, – дип сөйләде район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы урынбасары Ксения Әхтәмова һәм төп бурычны – муниципаль волонтерлык үзәге булдыру, иреклеләр сафына мөмкин кадәр күбрәк кешене җәлеп итү кирәклеген билгеләп үтте.       

– Волонтерлык безнең өчен – яшәү рәвеше, шуңа күрә без төбәкнеке кебек, шундый ук бөтенроссия күләмендәге төрле проектларда, акцияләрдә катнашабыз, – дип уртаклаштылар Валерия Осташкина белән Алексей Осколков. – Без башкалар проблемасына битараф булмаган һәм һәрвакытта ярдәм кулы сузарга әзер торган кешеләр командасында ­булуыбызга шат. 

фотоны Ксения Әхтәмова тәкъдим итте


Нет комментариев