19 март – Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм ТКХ хезмәткәрләре көне
(Тәтеш, 19 март, “Тәтеш таңнары”). “Тәтеш- су-канализация” оешмасының авария-торгызу эшләре слесаре Валерий Макаров өчен агымдагы ел юбилей елы – предприятиедә ул 30 ел хезмәт куя, ярты гомер диярлек.
– Валерий Макаров – тәҗрибәле хезмәткәр. Тәтештәге авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган. Үзен тәртипле һәм пөхтә итеп кенә түгел, шулай ук инициативалы һәм аның компетенциясендә булган катлаулы мәсьәләләр буенча карарлар кабул итүдә җаваплылыкны үз өстенә алырга сәләтле хезмәткәр буларак та күрсәтте, – ди аның хакында оешма җитәкчесе Руслан Полозов. – Үзенә ышанып тапшырылган эшне оста итеп башкара, хезмәткәрләр арасында хөрмәткә ия. Зарурилык килеп чыкканда хезмәттәшләре аңа ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр, ул беркайчан да кире какмый. Кыен чакларда предприятиенең эшен төрле яклап хуплый, шул исәптән билгеләнгән вакытлардан тыш та. Хезмәт сөючән, тыңлаучан, җаваплы хезмәткәр. Бер сүз белән әйткәндә, алыштыргысыз, эштә һәрчак нәрсәне дә булса яхшыртырга тырыша.
Теләсә нинди әйбер тора-бара туза. Әгәр искене вакытында алыштыруны яки җайга салуны кайгыртмасаң, куллану барышында төзексезлек килеп чыгарга мөмкин. Ә су бирү системасындагы авария халыкны су белән тәэмин итүне тоткарлый. Мондый хәл булмасын өчен, белгечләр суүткәргеч һәм канализация челтәрләренә хезмәт күрсәтә, төзәтү эшләрен башкара. Шулай ук шәһәрдәге кешеләргә, предприятиеләргә суны өзеклекләрсез бирү, кар-яңгыр суларын кабул итү, эшкәртү өчен су белән тәэмин итү һәм су агызу челтәрләренең яңасын ясыйлар. Валерий Юрьевич хезмәттәшләре белән һәрдаим тикшерүләр үткәрә, эш өзеклекләрсез булсын өчен ремонтлау тәртибен төзи. Алдан белеп булмый торган хәлләр дә килеп чыккалый икән. Бу очракта оста слесарь авария-торгызу эшләрен оештыру буенча җитәкчелекне үз өстенә ала, хезмәткәрләрнең эшчәнлеген билгели.
– Хезмәтем ошый. Югыйсә аны җиңел дип әйтеп булмый, шулай да эшкә теләп киләм. Коллектив яхшы, һәр нәрсәдә ярдәм итә, – дип уртаклаша Валерий Юрьевич. – Эштән тыш әле “Барс” спорт комплексына шөгыльләнергә дә йөрим. Чаңгы узышы буенча ярышларда, бәйрәм чаралары вакытларында төрле конкурсларда актив рәвештә бик теләп катнашам.
Валерий Макаров “Тәтеш-су-канализация”дә эшләгәнче башта токарь һәм шофер булып хезмәт куйган, аның әйтүенчә, шулай да үзенең вазифасын слесарь һөнәрендә тапкан. Слесарьларның хезмәте бик мөһим, чөнки су белән тоткарлыкларсыз тәэмин итү, шәһәрлеләрнең йортларына килә торган суның сыйфаты Валерий Юревич һәм аның хезмәттәшләренең тырышлык сорый торган хезмәтенә бәйле.
Нет комментариев