Җәмгыять

Яхшы әзерлекле булуын күрсәткән

Ярышта Татарстанның 37 муниципаль районыннан һәм шәһәр округларыннан 135 укучы катнашты.

(Тәтеш, 24 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Татарстаннан өч мәктәп укучысы мәктәп укучы­ларының сайлау хокукы буенча “Софиум” Бөтенроссия  олимпиадасының сайлап алу этабын узды, анда унберенче сыйныфлар арасында иң күп балл җыйган Алабирде мәктәбе укучысы Әдилә Шәйхетдинова да бар. 

Ярышта Татарстанның 37 муниципаль районыннан һәм шәһәр округларыннан 135 укучы катнашты.  

Әдиләнең остазы Камилә Яруллина билгеләп үткәнчә, чыгарылыш укучысы югары дәрәҗәдә әзерлекле булуын күрсәткән. 

Олимпиаданың төбәк эта­бының икенче туры 2022 елның дека­брен­дә электрон тест рәвешендә булачак.   
 


Нет комментариев