Татарстан җыелма пунктыннан хәрби хезмәткә чакырылучыларның беренче төркемен якынча 15 апрельдән соң гаскәрләргә җибәрү планлаштырыла.

Апрель-июль айларында Татарстан Республикасыннан якынча 3,5 мең кешене хәрби хезмәткә чакыру һәм җибәрү планлаштырыла. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Хәрби комиссары вазифаларын вакытлыча башкаручы Алексей Денькин хәбәр итте.
Татарстан җыелма пунктыннан хәрби хезмәткә чакырылучыларның беренче төркемен якынча 15 апрельдән соң гаскәрләргә җибәрү планлаштырыла.
Кичә РФ Президенты Владимир Путин Россия гражданнарын хәрби хезмәткә язгы чакыру турындагы карарны имзалады. Документ хокукый актларның рәсми порталында урнаштырылган.
«2024 елның 1 апреленнән 15 июленә кадәр запаста булмаган һәм (...) хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле 18 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге Россия гражданнарын хәрби хезмәткә чакыруны гамәлгә ашырырга, барлыгы 150000 кеше», диелгән карарда. Ул рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керә.
фото: Татар-информ
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/yazgy-cakyrylysta-tatarstannan-35-men-kese-armiyaga-kitacak-5885598
Нет комментариев