Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Язмыш кочагында

Редакциябезгә еш шалтыраталар, ләкин күп очракта үз исемнәрен күрсәтәселәре килми. Әлеге шалтыратучылар да исемнәрен әйтергә теләмәделәр.

 

Улымны килен белән дуслаштырасым килә

– Район газетасын һәрчак укый гына идем, әмма бу юлы язарга да булдым әле. Минем буй җиткән улым һәм кызым бар. Аларның үз гаиләсе, балалары бар. Мин аларны һәрчак бәхетле яшиләр дип уйлый идем, күптән түгел улымның хатыны белән аерылышырга җыенуын белдем. Миңа ул үзе бернәрсә дә белгертмәде, күрше хатыны әйтте. Улымнан үзем сорарга куркам, кирәкмәгәнгә кысылма дияр. Ә мин борчылам. Килен бу җирлекнеке түгел, аерылышсалар, балаларын – оныкларымны алып китәчәк. Алар минем икәү. Мәктәптән соң еш кына минем янга киләләр. Улымны килен белән дуслаштырасым килә, әмма моны ничек итеп эшләргә – белмим. Хәзер бит яшьләр безнең киңәшне сорап тормыйлар, үзләре теләгәнчә яшиләр. Элек без генә ул кеше тикшерүдән курка һәм өлкәннәрне тыңлый идек.  

“Бәлки, хыянәт тә итмәгәндер?”

– Газетада “Язмыш кочагында” дигән рубрика чыгып килде. Укуы бик кызыклы иде. Хәзер ул юк. Беркем дә язмыймы? Мин сезгә үз серемне чишәм әле. Бастырасызмы яки юкмы – анысы сезнең эш. Үз тарихымны сөйлим. Мин 1977 елда өйләндем. Хатын юньләп ашарга да пешерә, керләр дә юа белми иде. Тәтешкә Казаннан кайтты. Ни дисәң дә, шәһәр кызы. Аның артыннан күпләр йөрде, әмма ул мине сайлады. Хәлләр туйга кадәр ничек барып җитүен әйтеп тормыйм. Озак. Кызыбыз туды. Тормышыбыз алга таба ничек дәвам иткәнлеген дә сөйләп тормыйм. Мин хатынымны “читкә” йөри дип шикләндем. Гаиләбездә барысы да яхшы дигән кыяфәт чыгарып йөрдем. Совет заманында аерылышу килешми торган хәл иде. Ул вакыттан инде күп еллар узды. Хатыным вафат булды, ә мин һаман да шул барлык еллар эчендә аның тугрысызлыгына шикләндем, ләкин аны беркайчан да “тотканым” булмады. Бәлки, хыянәт тә итмәгәндер? Миңа аның турында дуслар әйттеләр. “Хәзер бу сиңа нәрсәгә инде? Үткәндә казынасың”, – дияр күпләрегез. Ә миңа халыкның фикерен белү мөһим. Бу хакта сөйләүче дуслар да исән түгел инде. Ә мин тынычлап йоклый алмыйм. Халык хәл итсен иде. Сүзләргә ышаныргамы яки юкмы икәнен. Газетага язсыннар. Ә мин укыячакмын. Әгәр бастырсагыз, рәхмәтле булачакмын, – диде ­шалтыратучы.          
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев