Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Инсульт билгеләре булган кешегә ничек ярдәм итәргә

Инсульттан соң медицина ярдәме никадәр тизрәк күрсәтелсә, пациентның савыгу мөмкинлеге дә шулкадәр югарырак.

Йөрәк-кан тамырлары авырулары проблемасы елдан-ел актуальләшә бара.

– Инсульт –баш мие кан әй­ләне­ше­нең кис­­кен бо­­зылуы, ул кү­рү, хәрә­кәт үзгәрү, сөйләм бозы­лу, аң үзгәрү һәм башка неврологик симптомнар белән бергә бара. Ул еш кына кан тамырларының ярылуы яки тромб белән тыгылуы аркасында барлыкка килә, – дип сөйли Тәтеш үзәк район хастаханәсе табиб-неврологы Татьяна Железнова. – Инсульт билгеләре шактый төрле. Ләкин кайберләрен алдан белеп, сез инсульттан шикләнергә һәм тиешле чаралар күрергә мөмкин. Инсульт вакытында бер үк вакытта йөзнең һәм тәннең уң яки сул өлеше зарарлана. Йөз торышы үзгәрә: әгәр кешегә елмаерга кушсаң, ул моны эшли алмый, чөнки авыз почмагының бер ягы аска төшә. Күз кабагы да зарарланган яктан салына. Кеше берьюлы ике кулын да күтәрә алмый. Шулай ук зәгыйфьлек зарарланган яктагы аякта да сизеләчәк. Сөйләм бозылуы күзәтелә. Буталчыклык һәм аңны җую: кайвакыт инсульт вакытында кеше тигезлекне югалта, аның күз алмалары киңәергә һәм яктылыкка реакциясе булмаска мөмкин.

Инсульт вакытында беренче ярдәмне мөмкин кадәр тизрәк күрсәтергә кирәк. Ярдәм итү вакыты 3 – 4 сәгатьне тәшкил итә. Моның өчен ашыгыч ярдәм чакырырга кирәк; әгәр пациентка сулыш алу авыр булса, уңайсызлап торган киемнәрен (кысып торган яка, галстук яки шарф) салдырырга, тәрәзәләрне ачарга; пациентны горизонталь өслеккә яны белән яткырырга; өске якта калган аягын тездән бөкләп, алга сузарга, кешене бер халәттә тотарга; косу башланса, башын янга борырга һәм аның астына авыруның кулын яки төрелгән тукыма, сөлге куярга; көчле баш авыртуы булганда башына боз куярга мөмкин (боз салынган пакетны калын булмаган сөлге белән төрергә кирәк); әгәр кешегә салкын булса, аны җылы юрган белән капларга кирәк.

Ашыгыч ярдәм көткәндә, пациенттан инсульт билгеләре кайчан барлыкка килгәнен, аның нинди хроник авырулары барлыгын һәм нинди препаратлар кабул итүен ачык­ларга кирәк. Бу мәгълүмат табибларның вакытын саклап калырга һәм тиз арада карар кабул итәргә ярдәм итәчәк.

Дарулар бирергә ярамый; су яки ризык тәкъдим итү; кешегә физик активлык күрсәтергә, торырга һәм әйләнергә рөхсәт итү тыела. Ул егылырга һәм өстәмә җәрәхәтләр алырга мөмкин.

Чирләрне вакытында ачык­лау өчен диспансерлаштыру узу мөһим.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев