Акция «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында узачак
Бүген, 15 июльдә, Татарстанда 12 сәгатьлек «Җиңү армиясенә кушыл!» акциясе старт ала. Акция «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында узачак, ул иртәнге сәгать 8дә башлана һәм 20 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Чараны Россия Герое Рәсим Баксиков алып барачак.
Марафонга волонтер-әбиләр, сугышчыларны коткаручы медиклар һәм волонтер-балалар, шулай ук, әлбәттә, махсус хәрби операциядә катнашучылар кушылачак.
«Безнең геройлар» циклыннан фильмнар, шулай ук махсус операция зонасыннан ТНВ хәбәрчеләренең репортажлары күрсәтеләчәк. Алгы сызыктан ерак булмаган урыннардан турыдан-туры кушылулар да планлаштырыла.
Марафон ТНВның рәсми төркемендә ВКонтакте социаль челтәрендә һәм канал сайтында трансляцияләнә.
фото:Татар-информ
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/inu-armiyasena-kusyl-akciyase-start-ala-5890451
Нет комментариев