Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Истәлекле даталар хөрмәтенә ак чыршылар утыртылды

Җиңү көне алдыннан “Хәтер бакчасы” акциясе һәм “Авангард”ның 105 еллыгы кысаларында район газетасы коллективы журналистика ветераннары белән бергә ак чыршылар аллеясы утыртты.

(Тәтеш, 11 май, “Тәтеш таңнары”, Мәдинә Ибәтуллина, Алена Пантюхина фотосы). Редакция коллективы, эшләрен вакытлыча калдырып торып, кө­рәкләр һәм чиләкләр бе­лән Свердлов урамындагы скверга юл тотты. Үз чиратын­да, безнең ветераннар да үзләре белән рух күтәренкелеге һәм бетмәс-төкәнмәс көч-кодрәт алып килделәр. Бик матур очрашу булды. Сәламләүләр, кочаклашулар – һәр көнне дә күрешү мөмкинлеге насыйп булмый. Район газетасының өлкән яшьтәге элекке хезмәткәрләре әлеге урында, элекке редакция урнашкан бина каршысында, берничә ел элек ничек итеп каен, чыршы, миләш үсентеләре утыртып, сквер барлыкка китерүләрен искә алдылар.  Бу территориядә кайчандыр бина булганлыктан, редакция коллективына  аны төзелеш чүп-чарыннан чистарту, ә аннары озак еллар дәвамында агачларны карап тору өчен шактый хезмәт куярга туры килгән. Бүгенге көндә әлеге яшеллек дөньясы тәтешлеләрне сөендереп, гүзәллек өстәп тора.  

“Авангард” хезмәт­кәр­ләре десанты бердәм рә­вештә 12 бальзамик пихта утыртты. Алкышлар астында истәлек тактасы да урнаштырылды. 
– Агач утырту – файдалы һәм кирәкле эш, – дип билгеләп үтте ышанычлы итеп Рәшит Гафуров. 

Вакыйгалы акциядә катнашучылар, фотосурәткә төшеп, чәй табыны янына җыелды. Безнең хөрмәтле пенсионерлар, мондый үзенчәлекле рәвештә узган очрашуның аларга якты, онытылмас хис-кичерешләр калдыруын билгеләп үттеләр, газетага заман белән бергә баруын дәвам итүен, шундый ук кирәкле һәм бай эчтәлекле булып калуын теләделәр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев