Казанда ел саен уздырыла торган авыл хуҗалыгы продукциясе һәм техник иҗат эшләнмәләренең “Осталар шәһәре” республика ярминкә-күргәзмәсе булды.
(Тәтеш, 15 октябрь, “Тәтеш таңнары”).Анда Тәтеш районының белем бирү оешмалары катнашты. Экспозиция мәйданчыгын район башкарма комитетының мәгариф бүлеге, гражданнарны яклау көллияте, авыл хуҗалыгы техникумы, район мәктәпләре һәм өстәмә белем бирү үзәге вәкилләре әзерләде.
Ярминкә-күргәзмә нәтиҗәләре буенча Тәтеш районы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының “Югары дәрәҗәдәге сервис өчен” Дипломы белән бүләкләнде.
Нет комментариев