Безгә Олы Тархан авыл җирлегендә яшәүчеләр язды.
– Өлкәннәр көнен без шатлык һәм аерым бер моңсулык белән көтеп алабыз. Иртән Олы Тархан авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Светлана Захарова безне бәйрәм белән котлады. Шалтыратып, авыл мәдәният йортына мөмкин булганча транспортта яки арбалар-коляскалар белән килергә кушкач, шаярту дип кабул иттек. Килдек, ә анда, башкарма комитетта, безне 20 килограмм авырлыктагы бүләкләр көтә иде – бер капчык шикәр комы һәм он. Быел без көтмәгәндә “Татарстан” авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Айрат Халитовтан шундый юмарт бүләкләр алдык. Барысы да мондый кайгырту өчен рәхмәтле иде. Игелекле сүз бик күңелле, ә бүләкләр алу икеләтә, әлбәттә, – дип уртаклаштылар безнең белән Олы Тарханнан Әлфинур Абаева, Дамирә Кайсарова, Фирүзә Шиһапова һәм Түбән Тархан авылында яшәүче Рәис Кабучев.
– Олыларны котлау һәрвакыт күңелле. Районнан читтә яшәп һәм эшләп, пенсиягә чыккач, Олы Тархан авыл җирлегенә даими яшәү урынына кайтучылар, шулай ук оешмалары юкка чыгарылучы өлкән кешеләр Айрат Рәисовичтан 145 азык-төлек җыелмасы алды, – дип хәбәр итте Светлана Зафарова.
Нет комментариев