Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Кече Әтрәчтә — Нәүрүз бәйрәме!

Кичә Кече Әтрәч авыл мәдәният йортында язны каршылап, борынгы һәм мөбәрәк Нәүрүз бәйрәме гөрләп узды! Көн белән төн тигезләшкән, табигать уянган бу көннәрдә без дә бергә җыелып, җырлап-биеп, язның килүен бәйрәм иттек.

Барлык авылдашларыбызны һәм кунакларыбызны Нәүрүз белән котлыйбыз! Бу бәйрәм һәр йортка бәрәкәт, тынычлык һәм якты өметләр алып килсен. Күңелләрегездәге изге теләкләр кабул булсын, яңа ел (көнчыгыш календаре буенча) мул уңышлар китерсен!

Бәйрәмне оештыруда катнашкан барлык үзешчәннәргә, зур рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең тырышлык белән бәйрәмебез бик җылы һәм күңелле үтте. Шулай ук бәйрәмгә килгән, безнең белән бергә куанган һәрбер кунакка рәхмәт! Сез булганда авылыбызның гореф-гадәтләре яши һәм саклана.

Язгы кәефләр сезгә! Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #науруз