Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Келәш авылында “Карга боткасы” бәйрәме үткәрелде

Балалар авыл буенча махсус такмаклар әйтеп бәйрәм күчтәнәчләре җыеп, авылдашларны бәйрәмгә чакырдылар.

(Тәтеш, 3 май, “Тәтеш таңнары”). 1 нче майда Келәш авылында  Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында “Карга боткасы” бәйрәме үткәрелде. Аны Келәш мәдәният йорты хәбәр итә.

Балалар авыл буенча махсус такмаклар әйтеп бәйрәм күчтәнәчләре җыеп, авылдашларны бәйрәмгә чакырдылар. Болында борынгыдан килгән халык уеннары уйнаган арада зур казанда ботка пешерелде. Уеннар боткадан авыз иткәч тә дәвам итте: “мүскәле”, йомырка тәгәрәтү, “Зәлидә”.

Бәйрәм боткасыннан гореф-гадәт буенча каргаларга да өлеш чыгарылды. Кайсыбер килә алмаган олы яштәге әбиләргә дә бәйрәм боткасы өләшенде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев