Җәмгыять

Килдешта укучылар өчен күңелле уеннар узды

Балалар спорт эстафеталарында, уеннарда һәм конкурсларда көч сынаштылар.

МББУ "Килдеш урта гомуми белем бирү мәктәбе"ндә укучылар өчен күңелле уеннар узды.

Масленица-рус, кызыклы тарихы, гореф-гадәтләре һәм йолалары булган халык бәйрәме, тамырлары белән гасырлар төпкеленә барып тоташа. Бу хакта Килдеш урта гомуми белем бирү мәктәбе хәбәр итә.

Балалар спорт эстафеталарында, уеннарда һәм конкурсларда көч сынаштылар. Шау-шулы бәйрәм азагында чарада катнашучыларны кайнар чәй һәм тәмле коймак белән сыйладылар.


Нет комментариев