Көн буена җитәрлек рух күтәренкелеге
----------
(Тәтеш, 28 ноябрь, "Тәтеш таңнары).
Бакырчыдагы “Кояшкай” балалар бакчасында әниләргә багышлап матур чара үткәрелгән.
“Балалар газиз кешеләре – әниләре хөрмәтенә язылган шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләделәр, күңелле җырлар башкардылар, биеделәр. Бу чара шулкадәрле кызык булды, көн буена җитәрлек рух күтәренкелеге алдык”, – дип хәбәр иттеләр Бакырчыдан.
Байраш мәдәният йортында Әниләр көненә театральләштерелгән күренеш куйганнар.
“Чара үзешчәннәр, мәктәп укучылары, студентлар, өлкән буын вәкилләре башкаруындагы матур җырлар, биюләр, шигырьләр белән үрелеп барды. Чарада җирлек башлыгы Әсхәт Гобәев бәйрәм белән котлап, матур теләкләрен ирештерде. Кичә бик матур узды”, – диделәр байрашлылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев