Коткаручыларга ике диван бүләк иткән
Буа шәһәренең 1нче санлы зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре, анда тәтешлеләр дә эшли, күңелле яңалыклары белән уртаклаштылар.
(Тәтеш, 10 февраль, “Тәтеш таңнары”).
– 2008 елдан безнең ял бүлмәсендә һәм дежур торучылар бүлмәсендә диваннар искергән иде. Миндә социаль челтәрләрдәге Тәтеш төркемнәренең берсендә, яңа булмаса да, яхшы хәлдәге диван һәм кәнәфине бүләк буларак кабул итү турында язу уе барлыкка килде. Берничә кеше кәнәфи тәкъдим итте. Мин Фиргать Җиһаншиннан да шәхси хәбәр алдым. “Искеләр кирәкми. Сез яңаны сайлагыз, акчасын үзем түлим”, – дип язган ул.
Без сайладык, һәм ул түләде. Бер диванны ял бүлмәсенә куйдык, икенчесен – дежур торучылар бүлмәсенә, анда оператив кизү торучылар вакытларын телефон һәм компьютер янында уздыралар. Фиргать Җиһаншин ярдәмендә бездә хәзер бик тә уңай шартлар барлыкка килде, – дип уртаклашты Игорь Мамкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев