Күңелле булды
Җәмгыять

Күңелле булды

Район мәдәният йортында балалар сәнгать мәктә­бенең “Тылсымлы тавышларны җанландырып” дип исемләнгән отчет концерты булды.

(Тәтеш, 21 декабрь, “Тәтеш таңнары”, Евгений Әхмәдуллин фотолары).

Музыкантларның, җыр­чы­ларның, биючеләр­нең чыгышларын тамашачылар көчле алкышлар белән каршыладылар һәм озаттылар. Концерт азагында мәктәп педагоглары башкаруындагы җыр залдагыларның күңеленә аеруча да хуш килде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Гасимов укучыларның югары дәрәҗәдә әзерлекле булуларын һәм отчет концертын оештыру буенча бердәм хезмәт куелуын билгеләп үтте. 

– Мондый рәвештәге чара безнең өчен матур гадәткә әверелер, дип өметләнәбез, – диде балалар сәнгать мәктәбе директоры Сергей Арцыбашев. 


Нет комментариев