Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Мәдәният хезмәткәрләре төбәкара фестивалендә катнаштылар

------

11 март мәдәният хезмәткәрләре: Алабирде мәдәният йорты директоры - Алсу Шәһиәхмәтова, Олы Шәмәк мәдәният йорты директоры - Елена Савелькина һәм Келәш мәдәният йорты директоры - Гөлчәчәк Галимова «Буа дәүләт драма театры» ТР ДАУК базасында узган, Закиров исемендәге «Идел - йорт» театр коллективларының XXV төбәкара фестиваль - конкурсы кысаларында иҗат лабораториясе эшендә һәм балалар-яшүсмерләр театр коллективларының төбәкара фестивалендә катнаштылар. Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасының атказанган артисты Гөлзада Садриева чыгыш ясады. 

Режиссерлык осталыгы буенча мастер-классны «Әкият» ТДТК сәнгать җитәкчесе ярдәмчесе, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының иҗтимагый Советы рәисе, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы мәдәният Советы әгъзасы Нияз Игъламов үткәрде. Соңыннан театр артистлары Миргазиян Юнысның «Гөлҗамал» әсәре буенча куелган премьераны күрсәттеләр (режиссеры Булат Гатауллин).

фото: tetushi.tatarstan.ru/tat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев