Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Миңнеханов «Батырлар. Татарстан Геройлары» турында мәгълүмат бирүне көчәйтергә кушты

Хәзерге вакытта 1300дән артык кеше теркәлгән, ә сайлап алуның беренче этабы 30 мартта тәмамлана.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Батырлар. Татарстан Геройлары» идарәче кадрлар әзерләү программасы турында хәрбиләргә мәгълүмат бирүне активлаштырырга чакырды. Бу йөкләмәне ул муниципаль берәмлекләр башлыклары белән традицион шимбә киңәшмәсе барышында бирде. Татарстан Рәисе матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

Киңәшмә видеоконференция режимында Татарстан Хөкүмәте Йортында узды.

2025 елның 18 февралендә старт алган программа махсус хәрби операция ветераннары һәм катнашучылар арасыннан идарәче кадрлар әзерләүгә юнәлдерелгән. Хәзерге вакытта 1300дән артык кеше теркәлгән, ә сайлап алуның беренче этабы 30 мартта тәмамлана.

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев