Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Олы Тормыда Нәүруз бәйрәме булган

Бәйрәм балаларның шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап авыл урамында әйбер җыеп йорүләреннән башланып китте, мәдәният йорты каршындагы мәйданда дәвам итте.

Олы Тормы мәдәният йортында Нәүруз бәйрәме булган.

- Бәйрәм балаларның шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап авыл урамында әйбер җыеп йорүләреннән башланып китте, мәдәният йорты каршындагы мәйданда дәвам итте.

Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән китапханә мөдире килгән кунаклар өчен уенлы-җырлы бәйрәм концерты әзерләгән иде: кызыклы уеннар, табышмаклар, матур җырлар, балаларның көлүе белән мәдәният йорты тирәсе гөрләп торды. Нәуруз кызы белән Кыш бабай да көч сынашты.

Балалар ярдәме белән Нәүрүзбикә җиңеп чыкты.

Бәйрәм ахырында һәр килгән кунак карга боткасы белән сыйланды, кайнар коймаклар белән, авылдашларыбыз биргән күчтәнәчләр белән чәй эчте, - дип уртаклаша олытормылылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев